Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

10 яшьлек кызны әнисе еллар буена мәктәпкә йөртми, урамга чыгармый, табибка күрсәтми

news_top_970_100
10 яшьлек кызны әнисе еллар буена мәктәпкә йөртми, урамга чыгармый, табибка күрсәтми
Фото: © "Татар-информ"

Башкортстанда яшәүче хатынның 10 яшьлек кызын опека органнары алып киткән. Хатын баласын берничә ел өйдә бикләп тоткан, урамга да чыгармаган. Бу турыда, төбәк буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән, РЕН ТВ хәбәр итте.

31 яшьлек хатын Мариинский авылында яши. Ул баласын мәктәпкә йөртми, табибларга күрсәтми, фатирга укытучыларны да, социаль яклау хезмәткәрләрен дә кертми. Хатынны берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарталар. Ләкин аны ана булу хокукыннан мәхрүм итү, баланы гаиләдән алу буенча чаралар күрелми.

«Хәзер баланы социаль приютка урнаштырдылар. Район администрациясенең вазифаи затлары әлеге гаиләне күзәтеп тормау факты буенча «ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган», диелә хәбәрдә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 3 ел өйдә бикләүдә яшәгән кыз бала хәзер җәмгыятьткә җайлаша башлаган. Ул социаль прииюттагы башка балалар белән аралаша, ашларны мактый, рәсем ясый. Моңа кадәр анасы аны антисанитария шартларында, өйдә бикләп тоткан. Хәтта күршеләре дә аның барлыгы турында белмәгән.

Суд приставлары баланы вакытлыча алган, суд опеканы баланың атасына биргән. Әти кеше Мәскәүдә яши, ул кызын алырга кайтырга чыккан инде. Әлегә приютта яшәүче кыз «дуслары белән калырга теләвен, биредә тәмле аш пешерүләрен» әйткән. Ул җомга көнне әтисе белән очрашачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100