news_header_bot
Язманы тыңлагыз

10 яшьлек кызны көчләп яшәүдә үги атасын гаеплиләр

Кыз бала берникадәр вакыт дәвамында азгын ирнең мыскыллавына түзеп яшәгән.

news_top
10 яшьлек кызны көчләп яшәүдә үги атасын гаеплиләр
Башкортстаның Белорет районында 42 яшьлек ир-ат 10 яшьлек үги кызын көчләгән дип шикләнәләр. Бу турыда bash.news хәбәр итте.

Кыз берникадәр вакыт дәвамында азгын ир-атның мыскыл итүенә түзеп яшәгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре үги атаны тоткарлаган.

bash.news сайтының хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, 42 яшьлек үги ата 10 яшьлек кызына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган.

Моңа кадәр бу ир-атка карата бернинди дә сораулар булмаган. Ул биредәге комбинатта күптәннән эшләгән.

Әгәр бу кешенең гаебе исбатланса, аңа ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар