10 яшьлек кыз өендә әти-әнисенең мәетләрен тапкан
Фатирда 35 яшьлек ир һәм 34 яшьлек хатын мәете булган.
Омскида 10 яшьлек кыз өенә кайтып кергән һәм фатирда әти-әнисенең мәетен тапкан.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, 35 яшьлек ир-ат аерылган 34 яшьлек хатынына берничә тапкыр пычак белән кадаган. Шуннан соң ул үзенә-үзе кул салган.
Тикшерүчеләр фаҗига урынында кулдан ясалган пистолет тапканнар дип Вести каналы хәбәр итте.
Хәзер бу эш белән тикшерүчеләр шөгыльләнә.