Мәскәү мәктәпләренең берсендә 12 ноябрьдә 10 нчы сыйныф укучысы педагогка һөҗүм иткән. Укытучыны хастаханәгә салганнар. Бу хакта башкаланың Мәгариф департаменты хәбәр итә, дип яза «Вести».
Ведомство белешмәсе буенча, тәнәфес вакытында яшүсмер укытучының сыйныфтан чыгуын көткән. Ул, сорамыйча гына, өстәл өстеннән бер өем дәфтәрне алып, үзенең портфеленә салган. Укытучы кабинетка кайтып, дәфтәрләр югалуын күргәч, аларны кире кайтаруны таләп иткән.
«Шуңа җавап итеп, укучы хатын-кызның башына сугып кыйный башлаган. Укытучы хастаханәгә озатылган», – диелә «Московское образование» телеграм-каналында.
Укучының үз-үзен тотышы әхлак һәм закон нормаларына каршы килә, диелә хәбәрдә.
«Хокук саклау органнары җәлеп ителгән, мәктәптә тикшерү үткәрелә», – дип хәбәр итәләр башкаланың Мәгариф департаментында.