Россия Банкы бүгеннән «Россия Федерациясе» сериясендә «Чувашия Республикасы» исәлекле тәңкәсен әйләнешкә чыгара башлады. Бу хакта Үзәк банкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
10 сумлык тәңкә кыйммәтле булмаган металлдан эшләнгән. Ул катнаш конструкцияле: эчке диск һәм тышкы боҗрадан тора.
Тәңкәнең арткы ягында Чувашия Республикасы гербы урнаштырылган. Әйләнә тирәли «РОССИЙСКАЯ ФЕДЕРАЦИЯ» һәм «ЧУВАШСКАЯ РЕСПУБЛИКА» дигән язулар төшерелгән.
Тәңкәнең тиражы 1 миллион данә тәшкил итәчәк.
«Чувашия Республикасы» тәңкәсе «Россия Федерациясе» сериясен дәвам итә. Әлеге серия кысаларында Россия Банкы моңа кадәр дә илнең башка төбәкләренә багышланган истәлекле тәңкәләр чыгарган иде.
Татарстан Республикасы сурәтләнгән 10 сумлык истәлекле тәңкә 2005 елда 10 миллион данә тираж белән чыгарылган.