10 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚ градус, урыны белән туфракта -1˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез һава температурасы +9..+14˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Балык йолдызлыгында.
Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Кышлыкка сарымсак утыртып калдырырга була. Агач кәүсәләрен агартып куярга мөмкин.