news_header_bot
Язманы тыңлагыз

10 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

10 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
10 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
10 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11°, көндез +17..+22° градус.

10 сентябрь.
Үсеш алучы ай. Ай сукояр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Туфракны казу, түтәлләр әзерләү. Түтәлләргә компост чәчәргә була. 

Чәчәк түтәле
Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз көн. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшартырга була. Гладиолусларның һәм дәлия чәчәкләренең бүлбеләрен казып саклауга алып куярга кирәк. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш куакларының авыру ботакларын кисәргә, агачларның кәүсәләрен агартырга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар