Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

10 самолеты булган депутат пенсионерларга, машина юып, акча эшләргә киңәш иткән

news_top_970_100
10 самолеты булган депутат пенсионерларга, машина юып, акча эшләргә киңәш иткән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Сургутта яшәүче депутат-миллионер пенсионерларга, күбрәк акча эшләү өчен, машина юарга яки камыр ризыклары сатарга тәкъдим иткән, дип яза «Ural Mash» телеграм каналы.

ЛДПР партиясеннән Евгений Барсов – бизнесмен, 26 фатир, 10 самолет, газүткәргеч иясе. Ул машинада руль артында барганда, тормыш турында фикерләре белән уртаклаша икән. Күптән түгел генә картларга, 100 мең эшләр өчен, машина юучы булып эшләргә тәкъдим иткән.

Бу тәкъдименнән соң, аңа тәнкыйть сүзләре яуган. Үзен акларга тырышып, ул тагын бер видео яздырган. Анда пенсионерларга тагын бер киңәш җиткерә. Аның сүзләренчә, машина юарга теләмиләр икән, камыр ризыклары сатарга була.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 февраль 2025
    Исемсез
    Нинди хезмэт хакы бирэлэр бу депутатларга 26машина, 10 самолёт алырлык. Элек депутатлар бушка эшли иде, алар хэзердэ эшлэми, акча гына алып утыра.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100