10 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Яңгыр, җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+4˚, көндез +3..+8˚ градус.
Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Туфракта кышлаучы корткыч бөҗәкләрне, чүп үләннәре тамырларын бетерү өчен кәсләрен ватмый гына, туфракны тирәнтен сукаларга була. Күпьеллык чәчәкләрне кышка каплап куярга кирәк.