10 октябрь мәзәкләре: «Кешене йөзәргә генә өйрәтергә кирәк. Батарга ул үзе дә өйрәнә»
Унсигез яшь булганда минем хакта ни уйлыйлар дип борчыласың, кырык тулганда синең хакта ни уйлаулары барыбер, алтмыш тулгач, синең хакта беркемнең дә уйламавын аңлыйсың.
Ябыгыр өчен диетада утыру мәҗбүри түгел. Яшелчә һәм җиләк-җимеш кенә ашарга кирәк. Иң мөһиме: юылмаган булсыннар.
***
Бөтен әйберне дә өч төрле эшләргә була: дөрес итеп, ялгыш итеп һәм армиядәгечә.
***
Берәр хатын-кыз «минем ирем иң яхшысы» дип язганнан соң иптәш хатыннарының лайк куюы гаҗәп… Каян беләләр икән?
***
Файдалы киңәш: ит, ипи, шикәр ашамасаң, йөзең кечерәк, әмма сагышлыракка әйләнә.
***
2010 елдагы иң зур куркыныч Мисыр курортларындагы туристларны куркыта торган акула иде. Их, нинди алтын вакытлар булган!
***
Әби больницаны бутап ялгыш военкоматка керде һәм үзенең сәламәтлеге йөз процент яхшы икәнлеген ачыклады.
***
Кондитерга заказлар килә:
Минем улыма китап рәвешле торт кирәк иде, ул пединститутка керә…
Минем улыма самолет рәвешле торт кирәк иде, авиационныйга бара…
Кеше баласы бала төсле, ә минеке?! Нинди торт алырга инде, ә?
Сезнең балагыз кая бара?
Гинекологка!
***
Җәен пляжда матур күренү өчен Галия кышын ук иптәш кызын торт белән сыйлый башлады.
***
Совет заманында халык хезмәтчеләре булган барлык кешеләр — актерлар, җырчылар, парикмахерлар һәм тырнак ясаучылар ни өчен иң популяр кешеләргә әйләнде ул?
Дәүләт Думасы пенсияне Мактау грамотасына алыштыру турында закон проектын карый.
Директор — хезмәткәргә:
Нигә күзләрең кызыл? Тагын кичә эчеп йөрдеңме?
Юк, ялларда эшне юксынып еладым.
***
Бер хатын трамвайда иренә ысылдый:
Син бер итәк кырыеннан да тыныч кына узып китә алмыйсың!
Янәшәдә басып торган хатын:
Сез әле генә ирегезне орыштыгызмы ул, әллә рекламалыйсызмы?
***
Әби оныгының купальнигын карый:
Их, мин яшь чакта шушындый купальнигым булса, бабаң нинди булмас иде!
***
Бизнесменнар җыелыша. Бөтенесе тән сакчылары белән мактана — барысыныкы да ике метрлы амбаллар. Кайсы яхшы ата икән, кайсы пычак белән шәп сугыша, кайсы каратист… Бер бизнесмен читтә басып тора. Моның тән сакчысы кечкенә генә буйлы, пеләш башлы, әмма бик яхшы костюмлы ир. Ә үзе спорт костюмыннан, тән сакчысы кебек итеп киенгән.
Ә синең тән сакчың нишли белә?
Бернишли дә белми.
Нигә үзең белән алып йөрисең?
Аны бөтен киллерлар да мин дип уйлый. Инде дүртенче тапкыр минем белән бутадылар.
***
Үз тырнагы, үз чәчләре, үз кашы, үз керфеге, үз ирене һәм үз күкрәкләре булган хатын-кызлар табигатьтә югалып баручы хатын-кыз төрләре.
***
Рус, немец һәм француз кеше ашаучылар кулына эләгә.
Кеше ашаучылар:
Сез без белмәгән әйберне әйтегез. Әгәр без белмәсәк, сезне иреккә җибәрәбез.
Француз:
Телефон!
Тегеләр белми. Бер читкә барып басалар, пышылдашалар:
Нәрсә икән ул?
Берсе:
Ул шундый әйбер, минем күргәнем бар — төймәләренә баскалыйсың да кеше белән сөйләшеп була!
Французны ашыйлар.
Немец:
Компьютер!
Тегеләр бер читкә барып пышылдаша башлый:
Нәрсә икән ул?
Мин беләм бугай, — ди берсе.
Ул шундый тартма, анда төрле әйберләр карарга була!
Немецны ашыйлар.
Рус кешесе:
КГБ!
Тегеләр белми. Моңа әйтәләр:
Нәрсә икәнен әйт инде, без сине җибәрәбез.
Ул менә нәкъ сезнең шикелле кешеләр инде. Бер почмакка барып пышылдашалар да, кеше юк була да куя.
***
Тормышта булган кызык хәлләр.
***
Мин хатыным белән ничек танышканымны мәңге онытмаячакмын. Военкоматка бардык, бөтен малайларны трусикка кадәр чишендерделәр. Авыл малайлары, барыбер ничектер оят инде, бер-беребезнең күңелен күтәрергә тырышып шаяртабыз. Төрле бүлмәләргә алып керәләр, кайсындыдар трусигыңны да төшереп карыйлар.
Кердем бер бүлмәгә. Япь-яшь кыз. Оят булып китте. Бүлмәнең икенче башына басты. Миңа әйтә:
Минем арттан кабатла диде дә, саннар әйтә башлады:
54, - ди. Мин:
54
72
72
9
9
Син миңа ошыйсың, кич белән шалтырат әле…
Ул әйткәнне кабатлагач кына ни әйткәне башыма барып җитте.
***
Мин өйдә булмаганда булган хәл. Бала белән әтисе үзе генә калган иде.
Әти! Әти! — дип кычкыра икән малай. Ә тегесе диванда кырын ята.
Нәрсә?
Кил әле монда!
Нәрсәгә?
Кил инде, әти!
Теге ялкау диванда телевизор карап ятуын дәвам итә:
Нәрсә булды?
Ну кил инде, әти!
Улым син зур инде. Үзең кил.
Малайның лаштыр-лоштыр атлап килгәнен ишетә бу, әмма башын күтәрергә иренә. Килеп җиткәч кенә улын күреп күзе шар була: малай кәгазьгә кәкәй иткән дә шуңа баскан икән. Келәм буйлап атлап бәдрәфтән әтисе янына кадәр килгән.
Иренгәне өчен җәза була — юып, чистартып чыга инде идәнне дә, келәмне дә.