news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

10 мең сум түләнми: Курган түрәләре өлкәдә су баскан йортларны яшәргә яраклы дип тапкан

news_top
10 мең сум түләнми: Курган түрәләре өлкәдә су баскан йортларны яшәргә яраклы дип тапкан
Фото: © "Маsh" телеграм-каналы

Курган өлкәсендәге Кетов һәм Белозерск районнарындагы йортларның подвалларында су тора, ут, газ һәм җылылык юк. Диварлар күгәрек белән капланып килә, урамда да су күп, дип яза «Маш» телеграм-каналы.

Өлкә түрәләре комиссия җыйган һәм, фаҗиганең масштабын бәяләргә дип, шушы йортларны караган. Черегән һәм су баскан йортларда әле яшәргә була, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Курган өлкәсендә су басудан йортлары яраксыз булып калган яки мөлкәтләрен югалткан кешеләргә социаль түләүләр вәгъдә ителгән иде. Әмма дистәләгән кешегә аларга 10 мең сум күләмендәге ярдәм каралмаган булуы турында хат килгән. Телеграм-канал шуларның берничәсен күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар