10 мартта Татарстанда болытлы һава торышы була. Яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+3˚, көндез +3..+6˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Сөенчек ясау өчен кара суган орлыгы чәчәргә була. Чәчәк, помидор һәм борыч рассадаларын аерым савытларга күчереп утыртырга була.