10 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр, кар һәм җепшек кар явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава темпертурасы 0..-5˚, көндез +5..+10˚ градус була.
Үсүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Сугару өчен уңышсыз көн. Туфракны сукаларга, йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Бакча җиләге утыртырга була. Үсемлекләргә корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы дарулар сиптерергә кирәк.