news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

10 елда 5 млрд сум: Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм артачак

news_top
10 елда 5 млрд сум: Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм артачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Нәкъ 10 ел элек Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турында закон кабул ителде. Ул хуҗалыкларның үсеше өчен шартлар тудырырга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга, авыл халкының керемнәрен күтәрергә ярдәм итәр, дип күзалланды. Бу закон никадәр нәтиҗәле булды һәм кече хуҗалыкларга ярдәмгә күпме акча юнәлтелде – «Татар-информ» материалында.

«Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм мәсьәләләре дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелде»

Татарстанда 2016 елның 12 гыйнварында «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында»гы закон кабул ителде. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә, авылларда эш белән тәэмин итүне һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне стимуллаштыруга юнәлтелгән.

«Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм мәсьәләләре без закон нигезендә алып барырга теләгән дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелде. Шулай итеп, авылга дәүләт ярдәмен без закон белән ныгытып куячакбыз. Бу законда Татарстан бюджетыннан гарантияләнгән финанслау алачак кешеләр категориясе билгеләнәчәк», – дип белдергән иде 2015 елда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, закон проекты беренче укылышта кабул ителгәннән соң.

Закон 2016 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмне тәртипкә салу һәм көчәйтү өчен кабул ителде, чөнки алар республиканың азык-төлек куркынычсызлыгы өчен мөһим. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев сөйләде.

«Кабул ителгән закон шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын билгеләде, авыл халкының эш белән тәэмин ителү һәм матди хәлен яхшырту мәсьәләләрен өлешчә чиште. Моннан тыш, ул үз вакытында мөгезле эре терлек саны кимүне туктатырга һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттырырга ярдәм итте. Татарстанның барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча яртысы шәхси хуҗалыкларда һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелә. Бу – әлеге законның нәтиҗәлелегенең тагын бер мөһим күрсәткече», – дип ассызыклады ул.

Депутат сүзләренчә, закон кабул ителгәч, авыл кешеләрендә икътисади мөмкинлекләр артты – субсидияле кредитлар, техник һәм технологик модернизациягә чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр, сыерлар сатып алу, территорияләрне төзекләндерү һәм башкалар.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Законны актуальләштерергә кирәк»

Хамаев сүзләренчә, 2017 елда законның үтәлешен күзәтү «өстәмә закон нигезендә беркетүне таләп итүче» проблемалы мәсьәләләрне ачыклады.

«Эш нәтиҗәләре буенча законга үзгәрешләр кертү кирәклеге туды. Атап әйткәндә, аны теплицалар төзү, бакчалар булдыру, 3 яшьтән өлкәнрәк бияләр асрау буенча субсидияләү юнәлешләре белән тулыландырырга. Һәм ел саен республика фермерларына бирелә торган субсидияләр күләме арта барды», – дип белдерде парламентарий.

Аның сүзләренчә, 2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар 5 юнәлеш буенча барлыгы 612 млн сумлык дәүләт ярдәме алган. Бу: сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү – 70 млн сум; токымлы һәм гади таналар һәм сыерлар сатып алу – 16 млн сум; сыерлар һәм кәҗәләр асрау – 419,6 млн сум; 3 яшьтән зуррак бияләр асрау – 26 млн сум; кош-корт сатып алу – 80 млн сум.

«Акча бүлеп бирелүгә карамастан, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм исәпкә алу механизмнарын яхшырту өчен законнарны камилләштерергә кирәк. Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше мәсьәләләре буенча булган үзгәрешләр һәм законда язылмаган яңа ярдәм чаралары кертелү сәбәпле, законны актуальләштерү зарур», – ди депутат.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Субсидияләр арта

10 елда Татарстан бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмгә якынча 5 млрд сум бүлеп бирелгән. Иң күп акча савым сыерларын асрауга – 3 млрд сумнан артык һәм сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә – 700 млн сумнан артык юнәлтелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Татарстанда республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ил күләмендә тиңдәшсез ярдәм күрсәтелә. 2024 елда 43,8 меңнән артык ярдәмче хуҗалык 464 млн сумлык ярдәм алды», – дип мәгълүмат бирделәр министрлыкта.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, узган елда савым сыерларын асрауга өстәмә рәвештә 184 млн сум бүлеп бирелде. Сыерга субсидияләр бердәм ставка буенча 6,3 мең сумга кадәр артты. Моннан тыш, яшь сыерлар сатып алуга субсидияләр 60тан 80 мең сумга кадәр арттырылды, токымлы маллар алуга – 70тән 90 мең сумга кадәр.

5 сыердан башлап мини-ферма төзүгә субсидиянең чик күләме 300дән 500 мең сумга кадәр, 8 сыердан башлап – 600 меңнән 1 млн сумга кадәр күтәрелде.

«2025 елда барлыгы 70 млн сумлык дәүләт ярдәме белән 80 мини-ферма төзелде. Программа шартлары буенча, 2026 елда аларда сыерлар саны 350 башка артыр дип көтәбез», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыл халкыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чараларын киңәйтүне сорап мөрәҗәгатьләр килә башлагач, ведомство ТР Рәисенә тиешле хат юнәлткән. Миңнехановтан үгезләр сатып алу (1 башка 35 мең сум исәбеннән) һәм 1 яшьтән зуррак сарыклар асрау (1 башка 1 мең сум исәбеннән) өлешендә өстәмә чаралар күрүне сораганнар. «ТР Рәисе Финанс министрлыгына тиешле тәкъдимнәр кертү турында йөкләмә бирде», – дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

Фото: © «Татар-информ»

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның агробизнес башлау өчен грант алу мөмкинлеге булачак

2026 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 652 млн сумнан 718 млн сумга кадәр арта, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Фермерларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәме (федераль өлешле) күрсәтү алымнары үзгәрә, берничә программа тәмамлана, әмма яңа юнәлешләр кертелә», – дип ассызыкладылар ведомствода.

Шулай итеп, барлык фермерларга грантлар эшчәнлекне 1 елдан артык алып бару шарты белән биреләчәк. Грант күләме проектны тормышка ашыруга кертелгән үз акчаларының күләменә бәйле рәвештә 5тән 30 млн сумга кадәр булачак.

«Мисал өчен, 10% үз акчаңны керткәндә, грант 5 млн сумга кадәр, 20% – 8 млн сум, 30% – 15 млн сум, 40% – 30 млн сумга кадәр булачак», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) өчен чыгымнарның 60%ын компенсацияләүгә субсидияләр кертелә, аның максималь күләме бер КФХга 20 млн сумга кадәр, дип өстәделәр министрлыкта.

Моннан тыш, бу елда махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз агробизнесларын башлау өчен грант ярдәме каралган. Грант күләме – 7 млн сумга кадәр.

Фото: © «Татар-информ»

«Төп басым авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә ясала»

Быел республика ярдәме юнәлешләре буенча да үзгәрешләр планлаштырыла, дип сөйләделәр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

«Төп басым фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә ясала», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, 2026 елдан кооперацияне үстерүгә 500 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, шул исәптән 200 млн сум – үз эшчәнлеген дәвам итүче кооперативлар өчен республика бюджетыннан грант ярдәме рәвешендә. «Финанслау тәртибе эшләнә», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, халык белән эшләү өчен азык үзәкләре төзүгә аерым игътибар биреләчәк. Республиканың 24 районында инде 58 азык үзәге эшли, алар 216 мең баш мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтә. Хуҗалыклар өчен азык үзәкләре җиһазларына чыгымнарның яртысын һәм төзелеш-монтаж эшләренә чыгымнарның 30%ын кайтару каралган.

Хәзер Татарстанда 400 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. 2024 елда алар 105,7 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән, бу гомуми күләмнән 30,2% тәшкил итә. Аерым әйткәндә, 521 мең тонна сөт, 112 мең тонна терлек һәм кош ите, 817 мең тонна бәрәңге, 189 мең тонна яшелчә җитештерелгән. Шулай итеп, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның сөт җитештерүгә керткән өлеше 23%, иткә – 22%, бәрәңгегә – 85%, яшелчәгә 64% тәшкил итте.

Чыганак: «Татар-информ», Надежда Гордеева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар