Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

10 ел әнисе белән аралашмаган Чаллы кызы анасы турында китап язып кына кичерә алган

Чаллы кызы Айгөл Михневич бер ел элек «Примерь мои туфли»(16+) дигән китап язган һәм аны бастырып чыгарган. Хәзер Айгөл Кипрда яши, шушы көннәрдә ул, үзенең автобиографиясен тәкъдим итү өчен, туган шәһәренә кайткан.

news_top_970_100
10 ел әнисе белән аралашмаган Чаллы кызы анасы турында китап язып кына кичерә алган
Ю. Зәйнуллина

«Минем кебекләр күп»

Айгөл Михневич менә инде 17 ел чит илдә яши, шуларның 6 елын Белоруссиядә яшәгән, ә аннары Кипрга күченеп киткән. Айгөлнең чаллылылар белән очрашуында «Челнинские известия» журналисты Юлия Зәйнуллина да булып кайткан.

Үзенең тормыш юлын язу теләге аңарда Павел Санаевның «Похороните меня за плинтусом» (18+) автобиографик повестен укыганнан соң барлыкка килгән.

«Кыз кечкенәдән үк әтисенең хыянәтен күрә: ул башка хатын белән бай тормыш өчен, тормыш иптәшен һәм кечкенә балаларын калдырып чыгып китә. Әнисе гаиләне берүзе тартып бара һәм балаларының проблемалары белән шөгыльләнергә аның вакыты калмый. Олы апасы Айгөлне кимсетә, кол кебек күрә. 6 яшеннән ул үлем турында уйлый башлый, дөньяның аңа карата мәрхәмәтсез һәм кырыс булуын, гаиләсендә үзенең кирәкмәгән йөк булуын тоя». Китапка менә шундый аннотация бирелгән.

14 яшьтән алып 20 яшькә кадәр Айгөл көндәлекләр алып барган, ләкин соңгыларын ул яндырган. «Чөнки аларда беркем дә белмәскә тиешле әйберләр бар иде», – дип сөйли ул. Айгөл 16 дәфтәр язып чыккан.

«Миндә үз-үземә кул салу турындагы беренче уйлар 6 яшемдә барлыкка килде. Көндәлек алып бара башлагач, бераз җиңелрәк булып китте, чөнки мин күңелемне бушатып, авыртуларымны кәгазь битенә төшерә идем», – ди Айгөл.

Язучы шундый ук авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итәргә теләвен аңлата. «Минем кебек, балачакта кимсетелгән һәм кыйналган, мәктәптә мыскыл ителгән кешеләр күп. Без җәрәхәтләребезне һәм безгә карата мораль көч куллануны яшереп килдек. Әтием булмаганга, мин ирем белән дә яхшы мөнәсәбәтләр кора алмадым», – ди ул.

Үзен бик сәер тоткан, тыныч кына почмакта утырып торган, үзен берничек тә күрсәтергә теләмәгән бала һәрвакытта да аның бик тыныч булуын аңлатмаска, бу – аңа авыр булуын яки яшьтәшләре белән уртак тел таба алмавын күрсәтергә мөмкин.

Мондый балаларга күбрәк игътибар бирергә кирәк, ди Айгөл. Ул 10 ел элек әнисе белән аралашуны туктаткан. Һәм менә язучы Чаллыга кайта һәм аның белән кабат очраша.

«Мин үземдә булган үпкәләрне аңлагач һәм аларны кичергәч, миңа ирек килде. Шушы көннәрдә әниемдә кунакта булдым, аны кочакладым, туганнарым белән элемтәне торгыздым, бу миңа күп көч бирде. Әтием дә минем белән очрашырга әзер, бу көннәрдә мин аны да күрергә уйлыйм. Бу – алар тарафыннан бик игелекле адым, алар мин уйлаган кебек начар кешеләр түгел, мин аларга булган мөнәсәбәтемне үзгәрттем. 40 яшемә җиткәндә генә аларга булган үпкәләрем китә башлады», – ди китап авторы.

Анардан бик еш кына ничек итеп бөтен дөньяга ачылырга көче җитүен сорыйлар икән.

«Ишегалдына чыккач, мине «курнос, утконос» дип үрти башлыйлар иде. Мин, башкалар көлмәсен дип, үзем беренче булып кычкырып көлә башлый идем. Менә хәзер дә башкалар минем турында булмаган хәлләрне сөйләмәсеннәр өчен, үзем турында үзем сөйлим», – ди Айгөл.

Аерылышу

1 ел элек Айгөл 16 еллык гаилә тормышыннан соң аерылышкан. Ул Wargaming.net (World of Tanks культ киберспорт франшизасын эшләүче) компаниясенә нигез салучы белорус доллар миллионеры һәм сәясәтчесе Иван Михневичның хатыны була. Булачак ирен ул танышу сайтында таба һәм аның янына Белоруссиягә күченеп китә. Аларның 3 кызлары туа.

Ул гаилә тормышында балачагындагы күп нәрсәләрнең кабатлануын сөйли.

«Аерылышканнан соң, мин «Примерь мои туфли-2» китабын язарга мөмкинмен, әмма бастырып чыгарырмынмы, белмим. «Золото в грязи» дигән өченче китап та булачак», – дип сөйли ул.

Хәзер Айгөл «Дөнья клубы»н оештырган, 2019 елда, башка татарлар белән бергә, Кипрда беренче татар Сабантуен үткәргән, чөнки ул бу илдә кечкенә татар диаспорасы лидерларының берсе булып тора.

Шәхси көндәлекне ничек алып барырга

Айгөл һәркемгә шәхси көндәлекләр алып барырга киңәш итә, бу – тормышны анализларга ярдәм итә, ди.

«Безне хисләрне һәм эмоцияләрне яшерергә, бары тик уңай якны гына күрсәтергә өйрәтәләр. Ләкин тискәре энергияне чыгарырга, дәфтәр алырга һәм ачыктан-ачык әйтә алмаганнарны язарга кирәк», – дип аңлата ул.

Чаллыда узган очрашуда Айгөл үзенең хәзерге көндәлеген күрсәтте – бу гадәти дәфтәр. Дәфтәр юлларына ул датаны, урынны, тәүлек вакытын, үз кәефен язып бара. Һәм ул бу дәфтәрне һәрвакыт үзе белән йөртә. Компьютерда бастыру тизрәк булыр иде, ләкин ул кулдан язарга ярата. Һәрбер фикерен башында әйләндереп сүзләрне язганда, вакыйгага башкача карый башлавын әйтә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2023
    Исемсез
    Колледжда укыганда бик актик кыз иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100