news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«10 баласы ятим калды». Мокша елгасында әнисе белән кызы батып үлгән

news_top

Мордовиядә 11 бала әнисе, аның олы кызы суда батып үлгән. Ул кызын коткарырга тырышкан булган. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итте.

Хәзер 10 бала ятим калган. Бу турыда төбәк башлыгы Артем Здунов телеграм-каналында хәбәр иткән.

«Коточкыч фаҗига якшәмбе көнне күп балалы хатын һәм аның кызының гомерен алды. Юдинцевлар гаиләсе Ковалынский районына Мокша елгасы янында ял итәргә килә. Әтиләре палатка янында була, әни кеше балалары белән су коенырга китә. 13 яшьлек Алиса бата башлагач, әниләре Наталья һәм олы кызлары Анастасия ярдәмгә ташлана. Ләкин үзләре судан чыга алмый. 10 бала анасыз, олы апасыз калды», – дип язган ул.

Здунов гаиләгә ярдәм итәчәкләрен әйткән һәм кайгы уртаклашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар