10 бала, 18 онык һәм 1 оныкчык: Балтачтан Наилә Галиева «Герой-ана» исеменә лаек булды
Балтач районында яшәүче Наилә Галиева гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Президент Владимир Путин тарафыннан «Герой-ана» исеменә лаек булды. Ире белән бергә алар 10 бала үстерәләр: 6 ул һәм 4 кыз. Мәхәббәт һәм гаилә турында Наилә ханым һәм аның кечкенә кызы Алинә «Татар-информ»га сөйләде.
«Аллаһ бирде, барысын да сөенә-сөенә таптым»
Наилә Галиева илдә беренчеләрдән һәм Татарстан Республикасында беренче булып «Герой-ана» исемен алды. Бу хакта «Татар-информ»да Эльза Кузнецова яза.
Мактаулы исемне Владимир Путин 2022 елның җәендә кире кайтарды. Ул 10 бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләргә бирелә. Бу исемгә лаек булганнар махсус мактау билгесе, грамота һәм бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум акчалата бүләк ала.
Безнең героинябыз Наилә Галиева – Карелино авылыннан. Ул 4 балалы гаиләдә үсә. Наилә иң кечесе була. Бүгенге көндә әлеге зур гаиләдән аның олы абыйсы Тәбрис кенә исән калган, ул якында гына яши һәм сеңлесе турында кайгыртуын дәвам итә.
Наилә 1970 елда Балтач урта белем бирү мәктәбенең 10нчф сыйныфын тәмамлый һәм туган авылына кайта. Шул ук елдан ул Тимирязев исемендәге ҖЧҖ фермасында сыер савучы булып эшли башлый.
«Бик иртә торырга туры килә иде. Эш авыр, ул вакытта сыерларны кул белән сава идек. Өйдән фермага кадәр 3 километр барырга кирәк иде. Шулай итеп, көненә 3 тапкыр: иртән, көндез һәм кич», – дип сөйли Наилә Галиева.
Авылда үскән кыз авырлыклардан курыкмый, туган авылында яши һәм эшли. Озак та үтми, фермада булачак ире Харис Галиев белән таныша. Ул сөт җыеп, аны сөт заводына тапшыру эшен башкара.
«Мин сыер сава идем, шулай таныштык», – дип сөйли Наилә ханым ире белән беренче очрашуы турында.
Наилә апа сүзләренчә, егет бик чибәр, ачык кеше була. Алар очраша башлыйлар. 4 елдан соң, 1974 елда, туй үткәрәләр, ә тагын 1 елдан соң гаиләдә беренче бала – кызлары Гөлназ туа.
1977 елда гаиләдә тагын 1 кыз – Рәмзия туа. Аннары һәр 2 ел саен уллары: Рөстәм, Фәнис, Алмаз дөньяга аваз сала. Дүртенче уллары Рәмис 1986 елда туа. Аннары эстафетаны кабат кызлар ала – 1988 елда бала тудыру йортыннан Лилияне алып кайталар. 1991 елда сигезенче балалары Ранил, 1993 елда Алинә, 1996 елда Рамил туа.
«Мин алдан ук балаларыбыз шулай күп булыр дип уйламаган идем. Аллаһ бирде, барысын да сөенә-сөенә таптым. Авыр булды, әмма ирем белән бергә тәрбияләдек, – ди Наилә. – Ирем балаларыбыз күп булуын теләде, чөнки аларның гаиләсендә дә 8 бала иде: 3 малай һәм 5 кыз».
«Алар өчен беркайчан да кызарырга туры килмәде»
Бүген олы кызы Гөлназга – 48, кече улы Рамилгә 27 яшь. Алар, бернәрсәгә дә мохтаҗлык күрмичә, җылы һәм зур йортта үскән. Норма мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлаганнар, авылдашларына һәрвакыт хөрмәт белән карыйлар.
«Алар өчен беркайчан да кызарырга туры килмәде», – ди Наилә Галиева.
Балалар һәм хуҗалык белән нигездә әниләре шөгыльләнгән. Әтиләре гомер буе Тимирязев исемендәге ҖЧҖдә механизатор булып эшләгән. Өйдәге кебек үк, эштә дә аңа хөрмәт күрсәткәннәр, ул бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары алган. Кызганыч, Харис Галиев 7 ел элек вафат булган.
Наилә апа фермада эшләвен дәвам итә. Аның хезмәт кенәгәсендә бердәнбер язма, стажы – 17 ел.
Кызы Алинә әйтүенчә, әнисе һәрвакыт тыйнак, сабыр, кайгыртучан булган, балалар аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышкан. Зур гаиләләрдә булган кебек, олыраклар кечерәкләрне караган.
«Без бик дус идек. Безне апа-абыйлар карады. Ә мин – әтинең иң яратканы, кечкенә энем Рамилне карадым. Ул бик шук иде, гел аның артыннан чаптым. Ул хәтта тәмәке дә тартып карады!» – дип көлеп искә ала Алинә.
Бүген Рамил хатыны белән бергә әти-әнисе йортында яши һәм абыйсының оешмасында пилорамчы булып эшли. Алинә – белеме буенча медик, декретка чыкканчы, РКБ перинаталь үзәгендә реанимация лабораториясендә фельдшер-лаборант булып эшләгән.
«Мин туган авылыма кайттым, ирем белән 1 ул тәрбиялибез. Дөресен генә әйткәндә, авылда рәхәт, әлегә шәһәргә кайтырга теләмим», – ди Галиевлар гаиләсенең кече кызы.
«Мин балаларым белән горурланам, алар лаеклы кешеләр булып үстеләр»
Башка туганнарының да тормышлары яхшы. Бүген аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан: 10 баланың тугызы Балтач районында, туган авылында яши, туган як файдасына хезмәт итә. Галиевларның балалары табиб, педагог, фермер, механик булган.
Гөлназ Арча педагогия көллиятен тәмамлаган, балалар бакчасында эшләгән. Хәзер аларның ире белән шәхси ярдәмчел хуҗалыгы бар – Карелино авылында алар төрле кош-корт, эре һәм вак мөгезле терлекләр үрчетә, бәрәңге үстерә.
Рәмзия урта һөнәри белем алган, туган авылында кияүгә чыгккан, «Бәхет» кибетендә эшли.
Олы улы Рөстәм Казан милли тикшеренү технология университетын тәмамлый, Әлмәттә химия предприятиесендә белгечлеге буенча әйдәп баручы механик булып эшли.
Фәнис Балтач май-сөт комбинатында механика цехы машинисты булып урнашкан.
Алмаз Тимирязев исемендәге ҖЧҖдә үсемлекчелек юнәлеше бүлекчәсе идарәчесе булып эшли. Быел нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнгән.
Рәмиснең ике белеме бар, ТИСБИда «тирән әзерлекле менеджер» квалификациясен алган. Ул шулай ук туган авылында калган, «Галиев Р.Х» крестьян-фермерлык хуҗалыгына нигез салган һәм шуның җитәкчесе булып тора. Норминский авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайланган.
Ранил әти-әнисе йортында яши, үзмәшгуль һәм абыйсы Рәмисның крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшли. Ул – 10 бала арасында әлегә гаилә кормаган бердәнбер бала.
Лилия Казан милли тикшеренү технология университетын тәмамлый һәм туган авылына кайта. Монда ул чәчтараш булып эшли, үзмәшгуль буларак теркәлгән.
Галиевлар гаиләсенең нәсел дәвамчылары артканнан-арта. Бүген Галиевлар нәселе 10 баладан, 18 оныктан, 1 оныкчыктан тора. Кызлары Гөлназ, Рәмзия һәм Алинәның икешәр улы, Лилиянең ике улы һәм кызы бар. Рөстәм, Рәмис шулай ук икешәр ул тәрбияли, ә Фәниснең өч улы бар. Рамил һәм Алмаз гаиләләрендә берәр кыз туган.
Галиевларның зур гаиләсе өчен тагын да зур шатлык – 2023 елның 25 июлендә дөньяга килгән беренче оныкчык Хәятнең тууы була.
Наилә Галиева вакытның бик тиз узуын, балаларының тиз арада үсеп җитүен, уңышлы тормыш коруларын, үзләренең балалары тууын сизми дә калуын әйтә.
«Мин балаларым белән горурланам, алар лаеклы кешеләр булып үстеләр. Аларның барысын да яратам», – дип горурланып сөйли үз балалары турында әни кеше.
«Дөньядагы иң яхшы әни. Барысы өчен дә рәхмәт»
23 апрельдә Наилә Галиева 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Традиция буенча, бәйрәмгә күпсанлы гаилә әгъзалары җыелган, барысы – биш буын. Иң өлкән кунак – Наилә апаның каенанасы Зөлхәбирә Галиевага 93 яшь.
Әниләренә туган көненә һәр баласының исеме һәм туган көне язылган оригиналь торт бүләк иткәннәр. «Бу – Лилия апа идеясе», – дип елмая Алинә.
Аның сүзләренчә, гаиләдәге барлык бәйрәмнәр җырлар белән уза. Әти-әниләренең музыкаль сәләте балаларына да күчкән.
«Безнең бөтен гаиләбез музыкаль. Әти баянда уйный иде, әни матур җырлый. Без сеңлем Лилия белән домрада уйныйбыз, малайлар исә баянда. Барлык очрашулар, туган көннәр музыка белән уза», – ди кыз.
Хәзерге вакытта да гаиләдә бер-берсенә ярдәм итү һәм кайгырту дәвам итә. Галиевларның күп балалы гаиләсе – Татарстанда гына түгел, Россиядә дә күп гаиләләр өчен үрнәк.
Зур хезмәте һәм балаларны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен, күп балалы ана 1984 елда II дәрәҗә «Ана медале» белән, 2004 елда ТРның «Ана даны» медале белән, 2009 елда «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән.
Наилә апа Владимир Путинның яңа указы турында белгәч, дулкынланудан күз яшьләрен тыя алмый.
«Без аның белән бик горурланабыз! Дөньядагы иң яхшы әни. Аңа барысы өчен рәхмәт», – ди Алинә Галиевларның барлык балалары исеменнән.