10 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Урыны белән яшен була, боз ява. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +19..+24˚ градус.
Кимүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Су сибү, сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз вакыт. Күпьеллык чәчәкләр һәм дару үләннәре утырту, ашлау, бүлгәләү һәм күчереп утырту өчен уңай көн. Кура җиләгенең уңыш биреп бетергән ботакларын кисәргә була. Чәчәкләргә минераль ашламалар сибәргә кирәк.