10 августта Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +28..+33˚ градус.
Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Ачык туфракта кышламый торган суганчалы чәчәкләрне казып алырга кирәк. Җимеш бирми торган, авыру агач-куакларны да кисәргә кирәк.