10 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +12..+17˚ градус.
Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.
Яшелчә рассадаларына ашлама сибү өчен уңай вакыт. Шулай ук җимеш бирә торган агач-куакларны, бакча җиләген ашларга була.