Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

10 айлык кыз бала, яшь шәфкать туташы гаебе аркасында, әнисе кулында җан биргән

news_top_970_100

Кубаньда 10 айлык кыз бала шәфкать туташы гаебе белән вафат булган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Фаҗига 2022 елның февралендә Темрюкта була. Әни кеше 10 айлык кызы белән хастаханәгә килә, баланың тәнендә термик пешү була. Балага капельница куялар. Төнлә шәфкать туташы катетерны юдырырга килә, әмма, ялгыш, башка төрле эремә сала. Бала әнисенең кулларында берничә секунд эчендә вафат була.

«Темрюк район үзәк хастаханәсендә эшләүче 25 яшьлек шәфкать туташы һөнәри бурычларын тиешенчә башкармау, саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепләнә», – диелә Краснодар крае буенча Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 13 февральгә каршы төндә шәфкать туташы үзенең һөнәри бурычларына ваемсыз караган һәм, катетерны юдырганда, кечкенә балага тиешенчә медицина ярдәме күрсәтмәгән.

«Шәфкать туташы инфузион эремә сала торган системаны 10 айлык баланың венасына куелган катетердан ала, шуннан соң катетерны юдыра. Тик, «Гепарин» препараты урынына, ялгышып, «Тиопентал натрия» эремәсе белән юдыра», – дигәннәр төбәк прокуратурасында.

Баланың хәле бер мизгел эчендә начарлана, реанимация бригадасы тиешле ярдәм күрсәтә, тик кызны коткарып кала алмыйлар.

25 яшьлек шәфкать туташының милкенә, исәп-хисап счетларына һәм машинасына арест салына. Ә эшне судка тапшырганнар, шәфкать туташын 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 октябрь 2023
    Исемсез
    Кемгэ кирэк сон без... Узем калдым бала 5 нче конгэ улде... Салкын карап нужалыйлар... Эле Жан ярасы кечкенэ баланы кильками называем дип эйтэ берсе берсе бусы калмаса башкалары бардыр бит ди юк дигэч нэрсэ сакладын бу яшкэ кадер ди... Адекватный врач так не скажет авырунын личное дело беренче битендэ карамыйча🤦‍♀️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100