10 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр, көндез яшенле яңгыр явачак. Көнчыгыштан, көньяктан 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +18..+23˚ градус.
11 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяктан көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +17..+22˚ градус.
Кимүче ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Чүп үләннәреннән котылу, шытымнарны сирәкләү, ашламалар сибү өчен уңай чор. Помидор рассадасын теплицага яки каплаулы түтәлләргә күчереп утыртырга була.
Чәчәк түтәле
Чүп үләннәреннән котылу, шытымнарны сирәкләү, ашламалар сибү өчен уңай чор. Үсемлекләрнең ботакларын, артык ябалдашларын кисәргә була.
Җиләк-җимеш бакчасы
Алма, груша, чия, слива, ирга үсентеләре утыртырга була. Чүп үләннәреннән котылу, шытымнарны сиркәләү, ашламалар сибү өчен уңай чор. Агач-куакларның ботакларын, артык ябалдашларын кисәргә була.