news_header_bot
Язманы тыңлагыз

10-11 мартка һава торышы һәм ай календаре

news_top
10-11 мартка һава торышы һәм ай календаре

10 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -7..-12˚, аязганда -16˚, көндез -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык.

11 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -14..-19˚, аязганда -23˚, көндез -5..-10˚градус. Юлларда бозлавык.

Үсүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Җылытыла торган теплицаларга утыртырга кыяр орлыкларын суда бүрттерү өчен уңай вакыт. Томат, борыч, баклажан рассадасын зуррак савытларга күчереп утыртырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар