news_header_bot
Язманы тыңлагыз

10-11 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
10-11 июльгә һава торышы һәм ай календаре

10 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +28..+33˚ градус.

11 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +28..+33˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай укчы йолдызлыгында.

Җиләк-җимеш бирә торган агач-куакларга фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә кирәк. Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерү өчен уңай көн. Чәчәкләрне гөмбәчек авыруына каршы эшкәртү яхшы булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар