10 декабрьдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә. Көн алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез була. Көнчыгыштан 4-5 метр тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -25..-30˚, урыны белән -35˚, төньяк һәм көнчыгыш районнарда -40˚ градуска кадәр салкын була. Көндез -20..-25˚, төньяк һәм көнчыгыш районнарда -30˚ градус. Юлларда бозлавык.
11 декабрьдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә. Көн алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез була. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -25..-30˚, көнчыгыш районнарда -31..-36˚градус, көндез -21..-26˚ градус.