Новосибирскида табиблар 1 яшьлек сабыйның башыннан сарык бөгәлчәне (овечий овод) личинкаларын чыгарган. Балага гомуми наркоз белән операция ясаганнар. Операция уңышлы узган, баланы инде өйгә кайтарып җибәргәннәр. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналында хәбәр итә.
Бу – шактый сирәк очрый торган хәл, әмма шәһәрдә элегрәк тә мондый очраклар булганы бар, дип сөйләгән хастаханәнең икенче хирургия бүлеге мөдире Денис Щетинин.
Мондый очраклар ел саен теркәлә. Ана бөгәлчән тән тиресен тешли һәм шул ярага күкәй сала. Күпмедер вакыттан тешләгән урында шеш барлыкка килә, ул ялкынсына һәм кутыр белән каплана. Шеш уртасындагы кечкенә генә тишектә личинкалар селкенүен күрергә була. Ата-аналарга балаларның тәнендәге шешләргә иътибарлы булырга кирәк.
«Личинка үзе утырган урынга авыртуны баса торган махсус матдә бүлеп чыгара, шуңа күрә бала авырту сизми, бераз гына кычытырга гына мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә ата-аналар еш кына вакытында хастаханәгә мөрәҗәгать итә алмый», – дип өстәде Денис Щетинин.