Екатеринбургның Академический районында 1 яшь тә 9 айлык бала чәй эчкәннән соң үлгән. Фаҗига 6 октябрь кичендә Академик Парин урамында булган. Малай чынаяктагы чәйдән берничә генә йотым ясаган, шуннан соң ул коса башлаган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.
Малай коса башлау белән, әнисе «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Ләкин берничә минуттан соң бала аңын югалткан. Килгән табиблар бригадасы баланың үлемен раслаган. Якынча версия буенча, сабый косык массалары белән тончыгып үлгән.
«Тикшерү эше үткәрелә. Баланың сәламәтлеге белән проблемалары булмаган, гаилә учетта тормаган», – дигән «Комсомольская правда» әңгәмәдәше.