news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 яшьлек бала 70 сантиметрлы кобраны чәйнәп өзгән

news_top

Һиндстанның Бихар штатында 1 яшьлек бала, уенчык дип уйлап, 70 сантиметрлы кобра еланын чәйнәгән һәм тешләп өзгән. Бу хакта «Hindustan Times» басмасына сылтама белән РИА Новости яза.

Бу хәл Көнбатыш Шампаран торак пунктында булган. Говинда исемле кечкенә бала үз өендә уйнап йөргән. Авыл халкы сүзләренчә, кобра балага бик нык якын килгән, күрәсең шул баланың игътибарын җәлеп иткән, ул аны кулларына эләктереп алган да тешләгән.

Җирле халык баланың тешләрен еланга батыруын рефлексия дип атый.

«Гаилә әгъзалары бала еланны үз өендә очраткан дип раслый. Елан тоткан баланы әбисе күреп ала, әмма бу вакытта елан да баланы тешләгән була инде. Үлгән кобра идәндә яткан, ә бала үзе аңсыз булган», – дип сөйләгән Беттия госпитале суперинтенданты Девикант Мишра.

Хәзер бала табиблар күзәтүендә, елан агуы белән агулану билгеләре табылмаган.

Кыргый табигать буенча белгечләр хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта Һиндстанда ява торган көчле яңгырлар еланнарны үзләре яши торган табигый мохиттән куып чыгарып, кешеләр яши торган җирләргә якынаерга мәҗбүр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар