1 танкта 8 бронетехникага каршы барган танкистларның Татарстаннан булуы ачыкланды
Күптән түгел социаль челтәрләрдә 1 танкның 8 бронетехникага каршы сугышкан видеосы таралды. «Татмедиа» «Телеграм» каналы язуынча, «Алеша» танкы белән Украина колоннасы һөҗүмен туктаткан танкистлар – Татарстаннан.
Һөҗүм Запорожье юнәлешендә булган.
Украина Кораллы Көчләренең 8 броенмашинасына каршы Россиянең бер Т-72Б танкы (сугыш кырында аның шартлы атамасы – «Алеша») була. Украинаның 8 берәмлек бронетехникасы – шул исәптән, 2 танк һәм бронемашина сугыша.
Видеодан күренгәнчә, танк колоннаны туктата, Украина бронетехникасы маневрларга барырга мәҗбүр була, һәм алар танк, артиллерия утына һәм миналарга эләгеп шартлый.
Видеода корректировщикларның рациядән көчләрнең тигез түгеллеген, безнең танкка китәргә кушканы аермачык ишетелә. Әмма «Алеша» танкы чигенми, бронеколоннага каршы чыга, шуннан соң төтен җибәрә һәм дошман бронемашиналарына ата башлый. Россия танкы актив маневрлар ясый һәм дошман колоннасына узып китәргә комачаулый. Нәтиҗәдә, Украина техникасы төрле якка тарала башлый, мина кырында кала.
Бу көрәшне чынбарлыкта күзәтеп торган дрон операторлары танкистның гамәлләренә соклануларын яшереп тормаган.
«Ул – чын Рекс! Россия Герое булачак!» – дип кычкыра кадр артындагы бер хәрби.
«Каз тәннәре чыкты, нәрсә кылана бит!» – дип өсти хәрби.
Россия танкы уз урынына төзек килеш кайткан, диелә. ДНР башлыгы вазифаларын башкаручы Денис Пушилин: «Танк экипажының батырлыгын исәпкә алып, аларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырырга кирәк, дип саныйм. Бу уңайдан йөкләмә бирдем, эш алып барыла», – дип хәбәр итте.
«2023 елның июнендә Запорожье юнәлешендә Украина бронетөркеме һөҗүменә каршы торуда күрсәткән батырлыгы өчен, Россия танкы экипажы оборона министры Сергей Шойгу тарафыннан дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителә», – диделәр Россия Оборона министрлыгында.
Бу танкист күптән түгел генә интервью да бирде.
«Теге яктан безнең килеп чыгу – көтелмәгән хәл булды, хәтта шунда булган кешеләр өчен дә. Ә аннан видеоны карагач, безгә көтелмәгән булды.
«Әгәр алдан ук аларның ничәү икәнен белгән булсагыз, барыр идегезме?» – дип сорыйлар. «Әлбәттә барыр идек, бу – безнең эш бит», – дип сөйли хәрби.