Кер юуганда 1 стакан аш серкәсе саласың да, әйберләр ап-ак булып чыга: кер юучылар, порошокка өстәп, шушы арзан гына чараны сала, дип язалар киңәшләр сайтында.
Кер машинасына 1 стакан гади 9%лы аш серкәсе өстәргә кирәк, ди оста хуҗабикәләр. Аны порошок сала торган бүлеккә өстиләр.
Нигә ак кием тиз арада сорыга яки сарыга әйләнә?
Моның төп сәбәбе – каты су. Андагы минераллар порошокның тәэсирен киметә, тукыманы каты һәм төссез итә. Серкә – табигый йомшарткыч. Ул каты су тозларын нейтральләштерә, порошокның тулысынча эшләвенә мөмкинлек бирә. Тукымага сеңгән пычрак һәм иске катламнар яхшырак юыла. Аклык йомшак кына кайта, хлорлы агарткычлар кебек, тукыманы агрессив бозмый.
Ә исләр?
Серкә – аларны бетерүдә чемпион. Ул аларны яшерми, ә молекуляр дәрәҗәдә тарката. Кипкәннән соң серкә исе тулысынча юкка чыга. Калганы – чисталык кына.
Өстәмә файдасы?
Сезнең юу машинасы да рәхмәт әйтәчәк. Ул известь катламын, порошок һәм кондиционер калдыгын, резинкада булган күгәрекне дә эретә. Машинада начар ис һәм каты юшкын барлыкка килүне, шулай ук ватылуларны булдырмый. Экологик яктан чиста һәм махсус чаралардан күпкә арзан.
Ничек кулланырга?
Максатка карап доза үзгәрә. Саргайган ак әйберләргә аклык кайтару өчен: тулы стакан (150-200 мл) серкәне турыдан-туры порошок бүлегенә салам (порошок белән бергә яки кондиционер урынына). Гадәттәгечә юам. Җиңелчә исне бетерү өчен 50-100 мл җитә. Аны кондиционер бүлегенә дә салырга мөмкин. Бик пычрак әйберләр өчен берничә юуу циклы кирәк булырга мөмкин.
Кондиционер?
Серкә – аңа менә дигән альтернатива! Ул да тукыманы йомшарта. Сөлгеләр суны яхшырак сеңдерә башлый. Үтә сизгер тиреле яки аллергиясе булган кешеләр өчен идеаль: бернинди хуш ис, силикон, химия юк.
Мөһим кисәтүләр
Ефәк, йон, нәфис тукымаларны башта күренми торган урыннанрак сынап карагыз! Серкә – кислота, зыян салырга мөмкин. Серкәне хлорлы агарткычлар белән катнаштырырга ярамый! Бу очракта агулы газ барлыкка килә – бик куркыныч.
Төсле әйберләр өчен серкә теоретик яктан куркыныч түгел, әмма аеруча ачык төсле яки яңа әйберләр өчен сынау кирәк.
Тик нәфис тукымалар өчен сынаап карарга кирәк булуын онытмагыз һәм хлор белән беркайчан да катнаштырмагыз, диелә әлеге киңәштә.