news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 сентябрьне ял көн ясарга тәкъдим иттеләр

news_top
1 сентябрьне ял көн ясарга тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Дәүләт Думасында «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев РИА Новости белән әңгәмәдә 1 сентябрьне ата-аналар өчен түләүле ял көне итәргә тәкъдим итте.

«Әйдәгез, 1 сентябрьне мәктәп укучыларының ата-аналары өчен чын бәйрәм итәбез – аларга түләүле ял көне бирик», – диде ул.

Гусев әйтүенчә, бу мәсьәлә буенча закон проекты эшләнелә. «Барлык фракцияләрне дә әлеге башлангычны хупларга чакырам. Гаиләләр «Белем көне» шатлыгын балалар белән бергә стрессыз гына уртаклаша алсын өчен», – дип өстәде ул.

Аның сүзләренчә, күп кенә ата-аналар өчен, бигрәк тә баласы беренче тапкыр мәктәпкә барганда, 1 сентябрь – дулкынлану һәм горурлык көне, тик һәр җитәкче дә аларның хәленә керергә әзер түгел.

«Кемдер ата-аналарны үз хисабына ял алырга мәҗбүр итә, кемдер бу көнне еллык ял хисабына бирә. Без исә тулы хокуклы, түләүле ял көнен закон белән ныгытырга тәкъдим итәбез», – дип йомгаклады Гусев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар