Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 сентябрьгә, укытучының яше һәм җенесенә туры килерлек итеп, чәчәк сайлау өчен киңәшләр

news_top_970_100
1 сентябрьгә, укытучының яше һәм җенесенә туры килерлек итеп, чәчәк сайлау өчен киңәшләр
Фото: © "Татар-информ"

Белем бәйрәме көнне, кагыйдә буларак, укытучыга кашкарый (астра), дәлия (георгин), гортензия, хризантема, гладиолус, ирис, гербера һәм пион бирәләр, дип хәбәр итте РЕН ТВ.

Кызыл розаны бирергә уйласагыз, сак булыгыз, бу чәчәк – мәхәббәт темасына, ул гашыйкларга күбрәк туры килә. Куе кызыл төсле розаларны олы яшьтәге укытучыга бирергә була. Сары розаларны да бирергә мөмкин – ул көзне искә төшерә.

Чәчәк сайлаганда, укытучының яшенә карагыз. Яшь укытучыларга ачык төсле, нәфис чәчәк бирәләр. Бу – лалә, кашкарый, пион, дәлия, хризантема. Гадирәк савытта, яки бөтенләй төргәксез бирү хәерле.

Өлкәнрәк укытучыларга шәмәхә гладиолус, ирис, куе кызыл роза бирергә була, төргәкне үз теләгегезгә карап сайлагыз.

1 сыйныфка баручы баланың букеты нәфис һәм ачык төсле чәчәкләрдән торса хәерле. Аны дәлия, гербера, хризантема яки пионнардан ясап була. Баланың чәчәк бәйләме бик зур булмасын. Артык хуш исле чәчәкләр дә сайламагыз, чәчәкләрне төргән вакытта алар баланың киемен буямаслык итеп эшләргә кирәк.

Өлкән сыйныфларга лалә, канәфер, ирис, дәлия, гортензия яки герберадан бәйләм алырга була.

Ир-ат укытучыга да чәчәк бирергә була. Тик букетны дөрес сайлагыз. Ир-атларга шәмәхә, лилия төсле, зәңгәр яки куе кызыл төсмерләр сайларга кирәк. Иң яхшысы – ирис, дәлия, гладиолус яки канәфер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100