1 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +19..+24˚ градус.
Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.
Үсемлекләргә фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә кирәк. Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга була. Дару үләннәре җыеп киптерү өчен уңай вакыт. Ай календаре буенча яшелчә тозлау, консервацияләү, киптерү һәм туңдыру өчен уңай көн.