1 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +22..+27˚, көнчыгыш районнарда +30˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Чаян йолдызлыгында.
Туфракны сукаларга, түтәлләр ясарга, агач-куак төпләренә компост чәчәргә була. Сарымсак тырнаклары утыртырга мөмкин. Теләсә кайсы үсемлекләрне утыртырга, күчереп утыртырга була.
Яшелчә тозлау һәм консервацияләү өчен уңай вакыт түгел