news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 сентябрьгә балага нинди түләүләр алырга мөмкин?

news_top

1 сентябрьгә балалар өчен дәүләттән түләү алып була. Экспертлар шул турында сөйләде, дип хәбәр итә «Российская газета».

Федераль дәрәҗәдә Белем көненә махсус түләүләр каралмаган, әмма төбәкләр мәктәп балалары булган гаиләләргә ярдәм итү чараларын үзләре билгели ала. Аларны, мәсәлән, уку елына әзерләнүгә, мәктәп формасы сатып алуга һәм туклану өчен түләүгә билгеләргә мөмкиннәр.

Финанс консультанты Инна Филатова Россиядә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе гамәлдә булуын әйтеп узды. Әлеге акция кысаларында күп балалы, аз керемле һәм мохтаҗ гаиләләрдәге, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, инвалид балалар һәм яңа төбәкләрдәге мәктәп укучылары укулар башланыр алдыннан ярдәм алырга мөмкин. Моның өчен «Бердәм Россия» партиясенең онлайн-кабул итү бүлмәсендә мөрәҗәгать калдырырга кирәк, шуннан соң партия әгъзалары мәктәп кирәк-яраклары белән рюкзак бирәчәк.

Төбәкләрдәге түләүләргә килгәндә, аларны баласын ялгыз тәрбияләүче әти яки әниләр, аз керемле, мәктәп яшендәге инвалид балалары булган гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм яңа төбәкләрдәге мәктәп укучылары ала.

«Баланы мәктәпкә әзерләү өчен бирелә торган түләүләр һәм аларны алу шартлары һәр төбәктә төрлечә», – дип өстәде Филатова.

Матди ярдәм алу өчен тагын бер мөмкинлек – социаль контракт. Бу – социаль яклау органнары белән керемнәре, аларга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр арасындагы килешү. Бу контрактны төзү вакыты – 3 айдан 1 елга кадәр.

2021 елдан алып мондый килешүне илнең барлык субъектларында да төзергә мөмкин. Шул ук вакытта ярдәм алучы социаль яки матди ярдәмгә алмашка үзенең матди хәлен яхшыртырга (эшкә урнашырга, ярдәмче хуҗалыгын җайга салырга яки үз эшен ачарга) тиеш.

Филатова әйтүенчә, кайбер төбәкләрдә социаль контрактка мәктәп формасын сатып алуны рөхсәт итә торган пособие дә керә. Чыгымнар исемлеген һәр субъект аерым билгели, биредә суммалар да төрле.

Мәктәпкә әзерлек өчен еллык компенсация түләүләренә килгәндә, аларның күләме төбәгенә карап төрлечә була. Мәсәлән, Мәскәүдә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы, шулай ук инвалид балалы гаиләләр өчен еллык компенсация түләүләре 13 987 сумга тигез. Шулай ук 10 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр 1 сентябрьгә ел саен 41 955 сум компенсация ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар