1 сентябрьгә әзерләнү бәяләре: 1 балага Татарстандагы айлык минималь хезмәт хакы җитәме?
Быел мәктәп формасына һәм уку әсбапларына күпме акча сарыф итәргә туры киләчәген «Челнинские известия» басмасы ачыклаган.
Малайлар өчен мәктәп формасы
Быел малайлар өчен мәктәп формасына бәяләр сизелерлек арткан. Тукыма һәм моделенә карап, форма бәясе 6500 сумнан башлана. Костюмга өстәмә рәвештә 2 күлмәк тә алырга кирәк булачак. Аларның бәясе 950 сумнан башлап. Жилет 1700 сум тора, чалбар һәм жилет кына (пиджаксыз) – 3500 сум. Шулай ук костюмга алмаш чалбар алырга кирәк булачак, ул якынча 2000 сумга төшәчәк. Малайлар өчен хәзер төрле чалбарлар тәкъдим итәләр: классик кына түгел, резинкада уңайлы трикотаж чалбарлар да, аларның бәясе дә 2000 сум тирәсе. Шулай ук салкын вакыт өчен кием турында да онытырга ярамый, мәсәлән, кардиган. Аның бәясе 1500-1700 сум. Галстук якынча 300 сум тора.
Кызлар өчен мәктәп формасы
Башлангыч мәктәп укучылары өчен сарафаннарны 2200 сумга тәкъдим итәләр. Өлкәнрәк кызлар өчен, 5нче сыйныфтан башлап – 4300-4500 сум. Җитештерүчеләр билгеләп үткәнчә, чабулы (с запахом) сарафаннар уңайлырак: аларның нибары 5 төймәсе бар, молниясе юк. Итәк һәм жилетка киеп йөрергә яратучыларга итәк өчен 1700 сумнан башлап һәм өс киеме өчен 1800 сум тотарга кирәк булачак. Кызларга оверсайз я билле, төймәле һәм төймәсез, трикотаж һәм мамыктан тегелгән, кыска һәм озын җиңле блузкалар тәкъдим итәләр. Уртача бәясе – 1500 сум. Кызлар өчен жакетлар 2260 сум тора: 1 бортлы, 2 бортлы, трикотажлы. Бөрмәле итәкләр – 1600 сумнан, киң итәкләр –1600 сумнан 2100 сумга кадәр. Елның салкын вакытына чалбар – 2000 сум.
Кызлар һәм малайларга формага өстәмә рәвештә мәктәп эмблемасы белән шевроннар сатып алырга кирәк – 200әр сум.
Спорт формасы
Малайлар өчен спорт формасына 2800 сумнан башлап акча бүлеп бирергә кирәк. Кызлар өчен – 2600 сумнан. Футболкалар – 500 сумнан, кроссовка – 1500 сумнан башлана.
Мәктәп аяк киеме
Кызлар һәм малайлар өчен дә туфли 1700 сум тирәсе. Икенче аяк киеме – 1000 сум.
Мәктәп сумкасы
Мәктәп букчаларына бәяләр сизелерлек арткан: 2300 сумнан 5600 сумга кадәр. Уртача бәя – 3800 сум.
Барлыгы
Малайлар өчен: 6500 (мәктәп формасы) + 1900 (2 күлмәк) + 2000 (алмаш чалбар) + 600 (2 галстук) = 11000 сум.
Кызлар өчен: 2200 (сарафан) + 3000 (2 блузка) + 1700 (итәк) + 2000 (чалбар) + 600 (2 пар колготки) = 9500 сум.
Спорт формасы: 2800 (спорт формасы) + 500 (футболка) + 1500 (кроссовка) = 4800 сум.
Аяк киеме һәм букча: 1700 (туфли) + 1000 (икенче аяк киеме) + 3800 (букча) = 6500 сум.
Калган мәктәп кирәк-яраклары якынча 3000 сумга төшәчәк.
Шулай итеп, баланы мәктәпкә җыю өчен быел 25 мең сум тирәсе кирәк булачак. Узган ел бу сан 5 мең сумга кимрәк иде, дип санап чыгарган «Челнинские известия» журналисты Юлия Зәйнуллина.
Татарстан Республикасының Дәүләт мәшгульлек үзәге порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 2024 елның 1 гыйнварыннан аена 19 242 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы турындагы килешү нигезендә Татарстан Республикасында икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы 22 020 сум күләмендә билгеләнгән. Ә бер баланы быел мәктәпкә җыю бәясе – якынча 25 мең сум тирәсе.