Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 сентябрьдән нәрсәләр үзгәрә?

news_top_970_100

РБК сайтында 1 сентябрьдә булачак үзгәрешләр турында язалар.

  • Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясе дәресләре керә. Балаларны эшкә җәлеп итү өчен ата-аналардан рөхсәт кирәк булмачак. «Иҗтимагый файдалы хезмәт»кә агач, чәчәк утырту, классны тәртипкә китерү кебек эшләр керә.
  • Мәктәпләрдә көмеш медальләр кертелә. Аларны 2014 елда бирелми башлаганнар иде. Көмеш медаль, яки «Укудагы аеруча уңышлары өчен» дигән II дәрәҗәдәге көмеш медаль ике генә «дүртле» булганда тапшырыла.
  • ABS эшләмәсә һәм җәен шиплы резиналар кулланылса, машина төзек түгел, дип исәпләнә. Шулай ук машинада, йөртүче каршында ниндидер чит предметлар булса, машина төзек түгелгә керә. Видеорегистратор – искәрмә.
  • ABS индикаторы янган очракта, машинаны штрафстоянкага алып китәргә мөмкиннәр.
    Кайбер төр медицина җиһазларына, әйтик, аптекалардагы балалар суларына, сокларына, креслоларына маркировка кертелә.
  • Паспрот срогы чыкса да, итмер юлга билет сатып алып булачак. 16 яшьтән яшьрәкләрне поезддан ялгызларын гына төшереп калдырырга ярамый – полициягә генә тапшырырга була. Поездда уен коралларында уйнарга ярамый. Өстәге катта утыручылар астагы катка иртән һәм кичен – 30ар минутка, көндез 1 сәгатькә генә төшеп утырып тора ала.
  • Сыра, пуар, сидр, медовуха җитештерүчеләрнең реестры булдырыла. Аларны планнан тыш та тикшерәчәкләр.
  • 1 сентябрьдән кредитларны бирү катгыйлана. Ярты хезмәт хакы кредитны түләүгә китеп баручыларга кредит бирүче банкларга җәза кертелә.
  • Рецепттагы даруларны сату тәртибе катгыйлана, андый даруларга аерым чек сугылырга тиеш. Бу кешеләргә мондый даруларны сатуны авырайтачак, кеше берничә рецепт белән килә икән, ул һәр даруга аерым чек көтеп торырга тиеш була.
  • Почтадан заказлы хат, бандероль, посылка җибәргәндә паспортны күрсәтергә кирәк булачак. Онлайн эшләгән очракта, электрон имза кирәк була. Кеше исеменнән җибәрү бары тик нотариаль доверенность булганда гына мөмкин.
  • Социаль челтәрләрдә тыелган мәгълүматны алып ташламаган өчен челтәр хуҗаларына бик зур штрафлар кертелә. Шуңа да, «саклык йөзеннән» челтәрләр шикле тоелган мәгълүматларны юкка чыгарачак дип фаразлана.
  • Рейска чыгар алдыннан йөртүчеләргә дистанцион рәвештә медосмотр үткәрү рөхсәт ителә. Моңа кан басымын, пульс, сулыш ешлыгын үлчәү керә. Йөртүчеләр елга 2 тапкыр наркотикларга тест тапшырырга тиеш. Дистанцион тест шәһәрара маршрутларда һәм балаларны ташучы йөртүчеләргә үткәрелә.
  • Этанол (эчә торган спирт) булган барлык даруларга этанол маркировкасы кертеләчәк. Бу – ялган аракыга көрәш максатыннан уздырыла. Этанолны бары тик медицина яки фармацевтик лицензиясе булган эшмәкәрләр генә ташый алачак.
  • Башлангыч класс укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк (бу – бөтен Россиягә карый).
  • Мәктәп автобуслары түләүле юллардан бушлай йөри алачак.
  • Инвалид балаларның әти-әниләре ялларны «җыеп» бара алачак. Мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әти-әниләргә һәр ай саен 4 өстәмә ял бирелә. Бу ялларны җыеп барып, тулы отпуск – 24 көн итеп файдаланып булачак. Бу – эш бирүче белән килештереп башкарыла.
  • «Госуслуги» аша хакимият органнарына мөрәҗәгатьләр язып була башлачак.
  • Эшләмәүче, инвалидларны һәм өлкәннәрне караучы гражданнарга «Госуслуги» аша мәгълүмат биреп барылачак.
  • Газ куллану куркынычсызракка әйләнә. Йорт эчендәге, фатир эчендәге челтәрләрне бер генә оешма карап-тикшереп торачак.
  • Таксиларның реестры төзелә. Һәр таксистны такси реестрындагы номерны язып куярга мәҗбүр итәчәкләр. Шулай ук таксист рәсми хезмәт килешүе белән генә эшли ала. Таксистлар мәшһүр урыннарны, хастаханәләрне белергә тиеш булачак. Аерым төр җинаятьләрдә гаепләнгәннәр һәм 3 түләнмәгән штрафы булганнар таксист булып эшли алмаячак. Таксида шашка, фонарь, жалуларны кабул итү өчен телефон номеры язылырга тиеш. Такси хезмәте ФСБга үзенең базасын ачса гына эшли ала, монда таксистлар, таксиларны кемне йөртүе турында мәгълүмат та керә.
  • 1 сентябрьдән Татарстан, Чечня, Дагыстан, Башкортстанда эксперимент рәвешендә ислам банкингы эшли башлый.
  • Маркетплейсларны монополиягә каршы идарә тикшереп тора башлый.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100