news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 сентябрьдән кайсы очракларда VPN кулланган өчен штраф салачаклар?

news_top

1 сентябрьдән Административ хокук бозулар кодексындагы (КоАП) үзгәрешләр буенча бары тик аңлы рәвештә, шул исәптән VPN аша, экстремистик материалларга кергән өчен генә җаваплылык билгеләнә. Бу хакта Дәүләт төзелеше буенча комитет башлыгы урынбасары Артем Шейкин сөйләде дип яза ТАСС.

2025 елның 1 сентябреннән экстремистик материалларны, аңлы рәвештә, шул исәптән VPN кулланып, эзләгән өчен КоАПка административ җаваплылык кертә торган үзгәрешләр гамәлдә була.

«Шуны аңларга кирәк, бары тик РФ Юстиция министрлыгының рәсми исемлегендә урнаштырылган һәм инде экстремистик дип танылган материалларга аңлы рәвештә керү турында сүз бара. Сылтама буенча очраклы гына керү факты яки VPN-сервисларны куллану хокук бозу составын барлыкка китерми», – дип сөйләгән Шейкин.

«Аңлы рәвештә эзләү өчен, административ штраф 3-5 мең сум. Шулай ук VPN-сервисларга реклама ясаган өчен дә штраф кертелә: гражданнар өчен 80 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 500 меңгә кадәр. Шунысы мөһим, VPN куллану тыелмаган», – диде Шейкин.

Моннан тыш, әгәр мәгълүмат экстремистик дип танылмаган икән, закон аңа керү мөмкинлеген чикләми. Бары тик суд инде экстремистик дип танылган материалларны аңлы рәвештә эзләү генә тыела. VPN аркылы теләсә нинди башка интернет-активлык хокук бозу булып саналмый һәм моның өчен административ җаваплылык күздә тотылмый, дип өстәгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар