news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 сентябрьдән кайбер гаиләләргә ипотека каникулы алу хокукы бирелә

news_top

2026 елның 1 сентябреннән икенче яки аннан соңгы баласы туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган гаиләләргә бер ел ярымга кадәр ипотека каникулы алу мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта RT Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говыринга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, ипотека каникулларын рәсмиләштерү өчен кредит бирүчегә мөрәҗәгать итәргә һәм балаларның туу турында таныклыкларын, уллыкка (кызлыкка) алу турындагы документны яки күп балалы гаилә таныклыгын тапшырырга кирәк була.

«Моннан соң гаилә кеременең кимүен яки ипотека түләвенең гаилә бюджетының күпме өлешен тәшкил итүен расларга кирәк булмый. Заемчы каникулларның кайчан башланачагын һәм күпме дәвам итәчәген үзе билгели алачак. Бала туган очракта ташламалы чор аңа яшь ярым тулган көнгә кадәр, ә бала уллыкка алынган очракта – шул көннән алып 18 ай дәвам итә», – дигән парламентарий.

Алексей Говырин аңлатуынча, гаилә бу чорда ипотека түләүләрен тулысынча туктатып торырга яки киметелгән күләмдә түләргә мөмкин.

Беренче алты ай өчен күчерелгән түләүләр кредит срогы ахырына күчереләчәк. Җиденче айдан алып унсигезенче айга кадәр төп бурыч калдыгына килешүдә каралган процентлар исәпләнәчәк, әмма аларны түләү дә соңракка калдырылачак.

Ипотека каникуллары 15 миллион сумга кадәрге ипотека кредитларына кагыла. Шул ук вакытта залогка куелган торак гаиләнең даими яшәргә яраклы бердәнбер торак урыны булырга тиеш.

Яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 сентябренә кадәр рәсмиләштерелгән ипотека кредитларына да кагылачак. Каникуллар чорында банк штрафлар һәм пенялар исәпләми, торакны түләттереп ала яки поручительдән түләү таләп итә алмый. Әлеге хокук һәр ипотека килешүе буенча бер генә тапкыр бирелә. Бу чара, депутат сүзләренчә, бала тугач гаиләнең чыгымнары арткан чорда финанс йөкләнешен җиңеләйтүгә юнәлтелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар