Россия Мәгариф министрлыгы дәресләрдә мобиль телефоннар куллануны тыюны раслады. Сентябрь аеннан Россия мәктәпләрендә укучыларга дәрес вакытында мобиль телефоннар куллану тыела. Тиешле боерык 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Бу турыда «РИА Новости» яза.
«Укучылар ... уку дәресләре вакытында мобиль радиотелефон элемтәсе чараларын кулланмаска тиеш», — диелә документ текстында.
«Әлеге боерык 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә була», — дип күрсәтелә анда.
Боерыктан күренгәнчә, укучыларның һәм хезмәткәрләрнең тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч янаган очракларда, шулай ук башка гадәттән тыш хәлләрдә телефоннардан файдаланырга рөхсәт ителә.