news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 сентябрьдән бакчачылар өчен мөһим яңа закон үз көченә керә

news_top
1 сентябрьдән бакчачылар өчен мөһим яңа закон үз көченә керә
Фото: © «Татар-информ»

Россия бакчачыларына СНТ – коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә коммерция эшчәнлеге алып бару тыела. Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Алексей Гордеев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме инициативасы белән әзерләнгән закон 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк. Бу турыда РИА Новости яза.

«Гражданнар шәхси ихтыяҗлар өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль законга төзәтмәләр дача участокларын, яшелчәчелектән тыш, теләсә нинди коммерция эшчәнлеге өчен файдалануга тыю кертәчәк.

Документта язылганча, «Җирләрнең хокукый режимы мондый эшчәнлек төрләрен алып баруны рөхсәт итмәгән очракта, гражданнарга бу җирләрдә, ширкәтләр төземичә, шәхси ихтыяҗлар өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнү рөхсәт ителми», – дип күрсәтелә.

Аерым алганда, үз дача участогында хостеллар, складлар, остаханәләр, автосервислар, питомниклар, кибетләр һәм «шәхси ихтыяҗлар» төшенчәсенә туры килмәгән башка объектлар ачу тыелачак. Закон проектына аңлатма язмасында әйтелгәнчә, төп үзгәрешләр № 217-ФЗ Федераль законына һәм Россия Федерациясе Җир кодексына кертеләчәге әйтелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар