Өч көн һәм өч төн. 2025 елның 1 сентябрендә Волгоградның Краснооктябрьск районында эзсез югалган 13 яшьлек мәктәп укучысын табу өчен менә шул кадәр вакыт кирәк була. Бәхеткә, кызны исән, ләкин имгәнгән килеш, ташландык бинаның тирән чокырында табалар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Тантаналы линейкадан соң кыз өенә кайтмый һәм элемтәгә чыгудан туктый. 2 сентябрь иртәсендә өметсезлеккә бирелгән әти кеше полициягә, шулай ук «Лиза Алерт» эзләү отрядына мөрәҗәгать итә. Битараф булмаган кешеләр белән бергә алар кыз була алган барлык урыннарны тикшереп чыга. Кызны Краснооктябрьск районының шактый зур территориясендә эзлиләр.
Кыз турындагы мәгълүмат барлык чатларга һәм бергәлекләргә таратыла. 3 сентябрьгә каршы төндә баланы бик күп кеше эзли. Тәҗрибәле кешеләр бергә җыелып, җентекләп эзләү планын төзи, территорияне бүлешә. Планга Төньяк шәһәрчек урамындагы 1 һәм 5 нче йортлар янында урнашкан ташландык котельный бинасы янындагы террритория дә кертелә. Һәм алар эзләү эшенә керешеп 2 сәгать үткәч, могҗиза була.
Эзләү төркемнәре моңа кадәр дә күпсанлы ташландык биналарны тикшерә. Шундый ташландык урыннарның берсе – элеккеге котельныйның ярым җимерек бинасы була. Анда үтеп керү бик кыен булганлыктан, күп кенә эзләүчеләр бу урынны читләтеп үтә.
«Бу чокырга беркем дә төшмәде», – ди эзләүчеләр.
Дружина командиры интуиция һәм кыюлык күрсәтә. Ул периметрны карау гына җитмәвен, һәр почмакны тикшереп чыгарга кирәклеген сизенә. Кулына фонарь тотып, уйлап та тормыйча, ташландык бинаның җиргә баткан подвалына сикереп төшә. Хәлсезләнгән кыз шунда була.
Урынга кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакырталар. Бала егылып төшкәндә имгәнгән, шуңа өстәп ачлык һәм сусау да хәлен алган була. Табиблар беренче ярдәмне шунда ук күрсәтә, ә аннары кызны хастаханәгә китерәләр, хәзер табиблар аны тернәкләндерү өчен көрәшә.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.