1 октябрьдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан, төнлә 3-8 метр тизлектә, көндез 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +3..-2˚, урыны белән -5˚ салкын, көндез +11..+16˚ градус.
Үсүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Җиләк куакларының авыру ботакларын кисәргә, кәүсәләрен агартырга була. Агач, куак төпләренә һәм түтәлләргә компост, янган тирес чәчәргә кирәк. Гладиолус һәм георгиннарны казып алырга кирәк.