news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
1 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

1 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан җил уртача тизлектә фаразлана.

Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез +11...+16 градус булачак.

Үсүче ай. Ай Укчы йолдызлыгында.

Кура җиләге куакларын җиргә кадәр бөгеп куярга. Уңыш бирми торган һәм авыру агачларны, куакларны казып алырга, яз утырту өчен чокырлар әзерләргә. Җиләк куакларын корткычларга каршы эшкәртергә. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәсен агартырга, агачлар төбенә черемә салырга. Күпьеллык чәчәкләрне кисәргә. Саклау өчен уңышны җыеп алырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар