news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 октябрьдән төрле банкоматлардан үз хисабыңа акча салып булачак

news_top

1 октябрьдән Тиз түләүләр системасын (СБП) кулланып, башка банкларның банкоматлары аша банк счетына акча салырга мөмкин булачак. Бу хакта Россия Банкы хәбәр итте.

Клиент бер банкның банкоматы аша акча кертеп, аны икенче банктагы үз счетына күчерә алачак. Банклар мондый хезмәткә тоташу-тоташмауны мөстәкыйль хәл итә.

Бер операциянең суммасы 25 мең сумнан артмаячак. Бер тәүлек эчендә 50 мең сумнан, ә бер айда 200 мең сумнан артык акча кертергә мөмкин булмый.

Хәзерге вакытта банк счетын акчалата үз банкыңның яки аның партнерларының банкоматлары аша тулыландырырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар