Октябрьдән Россиядә кайбер норматив-хокукый актлар үзгәрә. Аерым алганда, миграция өлкәсендә контроль кырыслана, сатып алучыларның маркетплейслар белән элемтәсе закон белән регламентланачак, мәктәпләр һәм балалар бакчалары сатып алуларны электрон мәйданчыклар аша башкара алачак.
Пенсияләр арта
Сентябрьдә 80 яше тулган Татарстан пенсионерлары октябрьдән иминият пенсиясенә арттырылган билгеләнгән түләүләр алачак. I төркем инвалидларга да шундый ук арттыру каралган. Өстәмә акча күләме якынча 10 мең сум.
Шул ук вакытта ике арттыру да берьюлы билгеләнми. Арттырылган түләү бары тик бер нигезләмә буенча гына – 80 яшь тулгач яки I төркем инвалидлык билгеләнгәч кенә бирелә.
Эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларын финанс яктан тәэмин итүче пенсионерлар да пенсия арттыруга дәгъва итә ала. Аерым алганда аларга балигъ булмаган балалар һәм оныклар керә. Әгәр тәрбиядәге кеше көндезге бүлектә укуын дәвам итсә, аңа 23 яшь тулганчы мондый түләүгә хокук саклана.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Тәэмин итүдә булган һәр иждивенец өчен өстәмә түләү каралган, ул билгеләнгән түләүнең өчтән беренә тигез. Билгеләнгән өлеш 9 584,69 сум булганда өстәмә түләүнең суммасы шушы күләмнән исәпләнә. Өстәмә түләү гаиләдәге 3 кешегә билгеләнә ала.
Көч ведомстволарыннан түләүләр алучы пенсионерлар өчен дә 1 октябрьдән үзгәрешләр була. Элекке хәрби хезмәткәрләрнең һәм көч структуралары ветераннарының пенсияләре 4 процентка индексацияләнәчәк. Пенсия белән тәэмин итү тиешле көч ведомстволарыннан билгеләнгән татарстанлыларның барысының да пенсиясе артачак.
Фото: © «Татар-информ»
Маркетплейс һәм сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтләр закон белән җайга салыначак
Октябрьдән Россиядә цифрлы сату мәйданчыклары (маркетплейслар) эшен җайга сала торган законнар пакеты үз көченә керә. Хәзер мәйданчык, сатучы һәм сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтләр закон тарафыннан катгый регламентланачак.
Аерым алганда, маркетплейста сатып алынган товарда җитешсезлекләр тапкан очракта, сатып алучы сатучыга турыдан-туры цифрлы платформада таләпләр куя алачак. Өстәвенә, оператор моның өчен техник мөмкинлекне тәэмин итәргә тиеш.
Гади генә әйткәндә, кулланучы дәгъваны турыдан-туры маркетплейс интерфейсы аша, кирәкле контактларны озак эзләмичә генә җибәрә алсын өчен, закон платформа операторына техник мөмкинлекне тәэмин итүне йөкли.
Моннан тыш, товар карточкаларына, бәяләргә һәм ташламаларга да аерым таләпләр барлыкка килә. Кагыйдәләрне бозган өчен платформа операторлары өчен дә, сатучылар өчен дә җаваплылык кертелә.
Фото: © «Татар-информ»
Эчке эшләр министрлыгы мигрантларның керемнәре турында мәгълүмат алачак
Октябрьдән миграция өлкәсендә контроль дә көчәя – Эчке эшләр министрлыгы салым органнарыннан Россиядәге хезмәт мигрантларының керемнәре турында мәгълүмат алачак. Бу мигрантларның үзләрен һәм Россия территориясендә яшәүче гаилә әгъзаларын төбәктә билгеләнгән дәрәҗәдә тәэмин итә алуын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Мигрантларның керем дәрәҗәсе төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш түгел. Әгәр мигрант белән Россиядә аның гаилә әгъзалары да яши икән, аның рәсми хезмәт хакы аларның һәммәсенең яшәү минимумын капларга тиеш.
Рәсми керем база ихтыяҗларын капларга җитми икән, чит ил кешесенең илдә булу өчен бөтен рөхсәтләрен кире алына һәм аңа илдән китәр өчен 15 көн бирелә. Әгәр ул илдән китми икән, аны депортациялиләр.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары маркетплейсларда сатып алулар башкара алачак
1 октябрьдән мәгариф оешмалары янында тәмәке һәм вейплар сату тыелган зона чикләре билгеләнәчәк. Әлеге зоналар иҗтимагый фикер алышуларны исәпкә алып билгеләнә.
Моннан тыш, табак һәм никотинлы продукцияне азлап һәм күпләп сатуга лицензия кертелә. Ягъни, мондый товар сату өчен сатып алучыга махсус лицензия алырга туры киләчәк.
Белем бирү оешмаларына кагылышлы тагын бер үзгәреш – мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен сатып алуларны гадиләштерү. Әгәр элек белем бирү оешмалары дәүләт сатып алулары махсус электрон мәйданчыкларында гына сатып ала алса, хәзер исә зур булмаган сатып алулар өчен алар маркетплейслардан файдалана ала.
Монда сүз нәкъ менә зур булмаган сатып алулар турында бара, мәсәлән, канцелярия товарлары яки спорт инвентаре алырга мөмкин. Моннан тыш, элекке кагыйдәләр дә гамәлдә кала, һәм белем бирү оешмалары гадәти ысуллар белән эшләүне дәвам итә ала.
Мондый режим сынау форматында уза һәм 2028 елның 30 сентябренә кадәр гамәлдә була. Уңышлы килеп чыккан очракта, законны даими нигездә кабул итәчәкләр, файдасыз дип тапсалар, гадәти форматка кире кайтарачаклар.
Югары процентлы займнарда чикләүләр
Кредит алучыларның елына 200 проценттан югары ставка белән түләнеп бетмәгән 2 кредиты булса, микрофинанс оешмалары октябрьдән шундый ук шартларда өченче кредитны бирә алмый.
Моннан тыш, микрофинанс оешмалары кредит тарихлары бюросына тапшырырга тиешле белешмәләр исемлеге дә киңәйтелә.
Бу кагыйдә бары тик 2027 елның 1 апреленә кадәр генә гамәлдә була. Алга таба нормалар тагын да катгыйланачак.
Чыганак: «Татар-информ», Александр Хевронин