Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 ноябрьгә кадәр медицина полисын алыштырырга кирәк иде дигән сүз дөресме?

ОМС полисын алыштыру иминиятләштерелгән кешенең теләге белән, ихтыяри башкарыла.

news_top_970_100
1 ноябрьгә кадәр медицина полисын алыштырырга кирәк иде дигән сүз дөресме?
2018 елның 1 ноябреннән соң иске медицина полислары гамәлдән чыгарыла, шул сәбәпле Россия халкына яңа мәҗбүри медицина полисларын алырга кирәк дигән хәбәрне “ВТБ Медицина иминияте” генераль директоры Елена Белоусенко кире какты, дип яза "Известия" басмасы. 

“Бу мәгълүмат бөтенләй дөреслеккә туры килми. Чынында исә, гражданинның ОМС полисын түгел, ә иминият компаниясен алыштыру хокукы турында сүз бара”, - дип аңлатма биргән Белоусенко оешма сайтында.

Медицина иминияте компанияләрен алыштыру буенча вакыт чикләүләре (һәр елның 1 гыйнварыннан 1 ноябренә кадәр) Россия законында каралган икәне дә язылган.

“Шулай ук, ОМС полисын алыштыру иминиятләштерелгән кешенең теләге белән, ихтыяри башкарыла”, - диелгән хәбәрдә.

2018 елның маенда Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Петербург халыкара икътисади форумында ведомствоның ОМС системасын үзгәртүне әзерләү турында хәбәр иткән иде. Алар төбәктәге дәүләт гарантиясе программаларында ялгышлыклар җибәрүне юкка чыгарачак.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100