news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 ноябрьдән кемнәргә пенсияне арттыралар?

news_top
1 ноябрьдән кемнәргә пенсияне арттыралар?
Фото: © "Татар-информ"

1 ноябрьдән кайбер кешеләрнең пенсияләре арта. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Әле яңа гына 80 яшен тутырган пенсионерларга түләү иң күпкә арта. 1 ноябрьдән алар 15 134,66 сум ала башлый.

Шулай ук гражданлык авиациясе очу экипажлары һәм ташкүмер сәнәгате хезмәткәрләренә пенсия арта. Аның күләме элеккеге эш урындагы хезмәт хакы һәм оешма Социаль фондка күчергән түләүләргә бәйле. Алдагы еллар белешмәсе буенча, шахтерларга өстәмә түләү күләме 3,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр булган.

«Төньяк стажы» булган кешеләргә пенсияне фиксацияләнгән өлешне арттыру хисабына 30-40 процентка күтәрергә мөмкиннәр, бу сумма территориягә бәйле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар