news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 ноябрьдән ил халкын нинди мөһим үзгәрешләр көтә?

news_top

Илдә 1 ноябрьдән берничә мөһим үзгәреш көтелә. Кайбер категория гражданнарның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. 80 яше тулган россиялеләрнең иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләвен икеләтә арттырачаклар. Түләүнең күләме 18 мең сумга якын булачак. Бу хакта «Рен-ТВ» хәбәр итә.

Моннан тыш, бер кеше исеменә алырга рөхсәт ителгән сим-карталар санына лимит кертелә. Бер кеше үз исеменә барлыгы 20 телефон номеры гына рәсмиләштерә алачак, калган номерларны блокировкалаячаклар. Бу – мошенниклыкка каршы көрәшү өчен яңа чара.

Шулай ук метанол һәм составында метанол булган сыеклыкларны сатуга карата яңа таләпләр кертелә. Мондый продукцияне дәүләт реестрына кертелгән компанияләр генә сата алачак.

Моннан тыш, бурычларны түләтү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Салым хезмәте бурычларны, судка мөрәҗәгать итмичә генә, кешенең банк счетларыннан ала алачак, әмма бурычның суммасы сораулар тудырмавы шарт. Бурычны түләтү социаль түләүләргә кагылмаячак һәм банк счетына килгән керемнең 50 процентыннан артмаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар