Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 ноябрьдән кайсы категория пенсионерларның пенсияләре артачак?

Быелгы елның ноябрендә кайбер категория гражданнарның пенсияләрен кабат исәпләячәкләр.

news_top_970_100
1 ноябрьдән кайсы категория пенсионерларның пенсияләре артачак?
https://pixabay.com/ru

Ноябрьдә Россия гражданнарының кайбер категориясенең пенсияләренә өстәмә түләүләр булачак. Бу элеккеге очучылар, шахтерлар, әле яңа гына 80 яшен тутырган гражданнар һәм әлеге җәйдә хезмәт эшчәнлеген туктаткан кешеләргә кагыла. Көзнең соңгы аенда өлкән яшьтәге россиялеләрне көтә торган үзгәрешләр турында «Московский Комсомолец» экспертлардан сорашкан.

Очучылар һәм шахтерлар пенсиясен кабат исәплиләр

Россия Пенсия фонды элеккеге гражданлык авиациясе очучыларының һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренең пенсияләрен кабат исәпләячәк. 1 ноябрьдән аларга өстәмә түләүләр эш стажына һәм уртача айлык керемгә карап индивидуаль рәвештә куелачак. Хәзерге вакытка очучыларга каралган өстәмә түләүләр 19 584 сумны тәшкил итә, ә шахтерларныкы 3873 сум тирәсе.

Россия Пенсия фонды билгеләвенчә, әлеге өстәмә түләүләрне очучылар һәм шахтерлар 2021 елның 1 августыннан 31 октябрьгә кадәр алган. Икенче юлы ул 1 ноябрьдә кабат каралачак һәм өч ай саен шулай булачак.

Андрей Лобода, экономист, финанс-коммуникацияләре өлкәсендәге топ-менеджер:

Шахтер һәм очучылар — хезмәт базарындагы иң куркыныч белгечлек. Пенсиягә чыккан хәтәр профессия кешеләренә уңай шартлар тудыру — мөһим гуманитар триггер, тәвәккәл кешеләр алдында хөрмәтнең лакмус кәгазе. 20 мең һәм 4 мең сум күләмендәге өстәмә түләү лаеклы күренә. Акча бервакытта да күп булмый, бигрәк тә олы яшьтәгеләр өчен. Алар безнең илдә калачак, чөнки әлеге гражданнар категориясенең сатып алу мөмкинлеге арта.

Яше 80 нән арткан кешеләргә өстәмә түләүләр

Ноябрь аенда пенсияләрнең артуы 2021 елның октябрендә 80 яшен тутырган гражданнарга да кагыла. Сүз аларга билгеле бер сумманың икеләтә күләмдә түләнүе турында бара. Хәзер андый кешеләр картлык буенча иминият пенсиясенә 6044 сум күләмендә артык акча алалар, ә хәзер бу түләүне икеләтә — 12 088 сум күләмендә алачаклар. Мондый гражданнарның пенсиясе туган көннән бер ай узгач кына башкарылачак. Моның өчен бернинди гаризалар да бирергә кирәкми, Россия Пенсия фонды моны автомат рәвештә башкарачак.

1 ноябрьдән бу көнгә Ерак Төньяк территорияләрендә яисә шуңа тиң булган җирләрдә эшләү стажы 15 яки 20 елга тулган гражданнарның пенсияләре дә артачак. Корректировкалау тиешле коэффициент белән башкарыла. Мондый пенсионерларның билгеле бер эш стажы булырга тиеш: хатын-кызларга — 20 ел, ир-атларга — 25 ел. Әлеге гражданнар категориясе Пенсия фондына гариза язарга тиеш.

1 ноябрьдән пенсияне арттыруга исәп тота ала торган тагын бер гражданнар категориясе бар. Бу — 2021 елның июль–август айларында хезмәт эшчәнлеген туктаткан яки шәхси эшмәкәр булудан туктаган кешеләр. Шуны да искәртик: хезмәт эшчәнлеге тәмамланганнан соң, пенсионерларга картлык буенча иминият түләүләрен индексациялиләр. Дөрес, пенсиянең болай артуын алар эштән киткән вакыттан соң 4 ай узгач кына ала алалар.

Россия Пенсия фонды 80 яшькә җитү, Төньякта эшләгән эш стажы булу яки хезмәт эшчәнлеген туктату кебек вакыйгалар белән бәйле рәвештә пенсияне арттыру ел дәвамында теркәлгән даталарга бәйле түгеллеген искәртә. Пенсия аларга билгеле бер шартлар үтәлгәндә билгеләнә.

Марк Гойхман, TeleTrde баш аналитигы:

Олы яшьтәге кешеләргә, 80 яше тулганнарга матди ярдәм күрсәтү — игелекле эш. Россиядә мондый кешеләр 4%тан да кимрәк. Чынлап та, андый кешеләрнең керемнәре кимрәк, ә чыгымнары, киресенчә, хәтта бераз яшьрәк пенсионерларныкына караганда да күбрәк. Аларга теләсә нинди өстәмә индексация кирәк.

Пенсиягә өстәмәләр озак еллар буе климат шартлары яхшы булмаган җирләрдә эшләгән кешеләр өчен дә каралган. Мондый районнарда кеше организмы бигрәк тиз эштән чыга һәм анда агымдагы чыгымнар да күбрәк була. Пенсиягә өстәмә түләү Ерак Төньякта эш стажы 15 елдан да ким булмаган очракта 50% арта. Шундый җирләргә тиң булган районнардагы эш стажы 20 елдан да ким булмаса, өстәмә түләүләр 30% арта.

Олы яшьтәгеләргә өстәмә түләүләр көтәргәме?

Хакимиятнең сентябрь аенда барлык Россия пенсионерларына 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акциясе җәмгыятьтә зур резонанс куптарды. Моның белән бергә лаеклы ялда булган россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән дәүләтнең яңа социаль инициативалары турында имеш-мимешләр дә тудырды. Бигрәк тә мондый түләүләрнең кабатлануы һәм эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турында сөйлиләр.

Андрей ЛОБОДА:

Россия хакимияте социаль программалар реализацияләүне киңәйтүгә күп көч куя. Бу киләсе елда социаль яктан аз тәэмин ителгән олы яшьтәге кешеләр категориясенең тиешле ярдәм алуына өмет уята. Президент Владимир Путин сүзләренчә, Россиянең төп дошманы — халыкның ярлылыгы, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендәге проблемалар. Россия куәтле профицит бюджет формалаштыра алган.

Киләсе ноябрьдә гражданнарның яхшы тормышы өчен алга таба системалы адымнарны эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен хакимиятнең профильле органнарына күп эшләргә туры киләчәк. Бу бигрәк тә лаеклы ялда булган 43 миллион кешегә кагыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100